Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада көзге ярминкәләр дәвам итә

Узган шимбәдә Алабугада чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Ул элеккеге "Гелон" рестораны һәм Иске базар территориясендә урнашты.

Ярминкәдә азык-төлек ассортименты элеккечә төрле-төрле иде: алабугалылар кышка бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, бал, ит запасы туплый алды.

Бу юлы әле генә тотылган балыкка да зур сорау булды.

Ярминкәдә Алабуга районы авыл җирлекләре, шулай ук Әгерҗе, Мамадыш, Яр Чаллы һәм Удмуртия товар җитештерүчеләре дә үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев