Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада лагерьларның кайчан эшли башлаячагы турында билгеле булды

Беренче сменага килү 4нче һәм 5нче июльдә булачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина хәбәр иткәнчә, беренче сменага килү 4 һәм 5 июльдә булачак. Шимбә көнне «Урман әкияте» лагерена 40 бала, якшәмбе "Яшь төзүче«гә 70 бала киләчәк. Ике лагерь да балаларны кабул итәргә әзер. Алар Роспотребнадзор бәяләмәсен алган, лагерьларга соңгы кабул итү 3 июльдә булачак.
Әйтергә кирәк, пандемия белән бәйле рәвештә шәһәр яны лагерьларына гаризалар саны кимемәгән. Ата-аналар балаларын ял итәргә җибәрергә теләк белдергән. Бу аңлашыла да, чөнки шәһәрдә балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрелми диярлек. Балалар лагерьга бер үк вакытта киләчәк. Смена дәвамында ата-аналар үз балалары янына килеп йөри алмаячак, шуңа күрә аларга кирәкле әйберләрне 21 көнгә (лагерь сменасы нәкъ шулкадәр дәвам итә) җитәрлек итеп җыярга кирәк.
«Килеп туган хәлгә карамастан, лагерьның шәһәр белән элемтәсе югалмаячак. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белгечләре төрле чаралар үткәрергә ниятли, дөрес, онлайн режимда», — дип өстәде Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Марс Сафин.
Шул ук вакытта республиканың шәһәр яны лагерьларында балалар өчен дә, вожатыйлар өчен дә битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри түгел. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның төбәк идарәсе башлыгы Марина Патяшина сөйләде. Әмма азык-төлек блогы персоналы, медицина һәм техник персонал шәхси саклану чаралары (битлек һәм перчаткалар) киеп эшләргә тиеш булачак, — диде Марина Патяшина.
Ул билгеләп үткәнчә, һәр лагерьга Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан җаваплы хезмәткәр беркетелгән, ул яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән, шулай ук балаларны тукландыруны оештыру һәм аларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле барлык таләпләрне үтәүне катгый контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев