Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Легаль булмаган алкоголь” декадасы бара

10 декабрьдән алып 20 декабрьгә кадәр Алабуга районында "Легаль булмаган алкоголь" декадасы үтә.

Чаллы территориаль органы белгечләре декада кысаларында район башкарма комитеты һәм полиция вәкилләре белән берлектә, контроль чаралар уздыра.

Бүгенге көндә Алабуга эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына ике материал җибәрелгән. Эшләр көмешкә сату белән шөгыльләнүчеләргә карата кузгатылган. "Эшмәкәр"ләрнең берсе Танайкада яшәсә, икенчесе Алабугада көн күрә.

Моннан тыш, 15 декабрьдә җәмәгать туклануы предприятиесе тарафыннан алкоголь сату очрагы ачыкланган (ачылмаган тарадагы эчемлек бинадан алып чыгу өчен сатып алына). Шул рәвешле предприятие ТРның "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында"гы Законын бозган.

Мәдинә КАРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев