Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өлкән буын кешеләре прививка ясатуларын дәвам итә

Чираттагы вакциналау пункты «Иллюзион» кинотеатрында урнашкан иде.

Бирегә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә килгән. Вакцина ясатыр алдыннан аларның кан басымын һәм тән температураларын тикшерделәр. Медицина хезмәткәрләре әйтүенә караганда, бу көнне «Спутник Лайт» һәм «Гам-Ковид-Вак» вакцинасын ясаганнар. 

Владимир Гайнуллин — эшләүче пенсионер. Беренче прививкасын ясатырга килгән. Алар гаиләсендә барысы да бу сынауны үткән һәм берсенең дә авырмавы аның өчен мөһим. 

62 яшьлек Надежда Рәхмәтуллина «Спутник Лайт» прививкасын салдырган.

— Хәзер вәзгыять бик киеренке. Үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Безнең гаиләдә барысыда прививкалы, — ди ул.
Галина Курбанова ревакцинациягә килгән. 

Шул ук көнне "Иллюзион«да кинорежиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» («Живы ли вы?») фильмын бушлай күрсәттеләр. Фильм чын татар клориты белән, милли гаилә асылын ачып бирә, үзара ярдәмлекне, татарның үзаңын һәм мәдәниятын күтәрә торган итеп эшләнгән. 

«Исәнмесез?» — Исламовларның олы гаиләсе, алар тормышының фәлсәфи тарихы. Туганнарының каты авыруы үзара үпкәләрне, дошманлыкны юкка чыгара.

Картинаның премьерасы мөселман киносының XVII Казан халыкара фестивалендә күрсәтелде, анда ТР Кинематографлары берлеге рәисенең эше тамашачылар соклануы призын һәм ТР Президентыннан «Кино сәнгатендә кешелеклелек өчен» ярты миллион сум күләмендә бүләк алды. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗевка сурәтләр һәм теманың үзе дә Татарстанның анык бер гаиләсе үрнәгендә килгән, ул алар белән таныш һәм театр күренешенең премьерасын күрсәткәндә, әлеге гаилә дә булган. 

Алабугада коронавируска каршы вакцинаның беренче өлешен  40371 кеше, икенчесен — 34814 кеше алган. Үткән тәүлектә 321 кеше беренче прививка ясаткан, икенчесен — 222 кеше. Шәһәрдә шулай ук «Спутник Лайт» вакцинасы да бар.

Алабугада COVID-19 авыруына каршы 4 урында прививка ясатырга була. Прививка пунктлары ял көннәрендә дә эшли. Аларның ялларда эшләү тәртибен өстәмә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X