Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып котладылар

Өй янында концерт – Алабугада өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән шундый гадәти булмаган ысул ярдәмендә котладылар.

Беренче изге теләкләр Клавдия Пустобаевага юлланды. Аңа быел 101 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, алабугалы актив яшәү рәвеше алып бара: бик теләп түтәлләрдә казына һәм үз куллары белән үстерелгән яшелчәләрне консервлый.
«Бай тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылга ия өлкәннәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Сез безгә бик кирәк! Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез, үзегезне саклагыз!» — дип мөрәҗәгать итте Иҗтимагый Совет рәисе Айрат Кавиев.
Клавдия Михайловна өчен мондый котлау көтелмәгән булды, чөнки ул мондый игътибарга күнекмәгән, табигый тыйнаклык та үзенекен ала.
«Минем янга беренче тапкыр шулай котларга килделәр, миңа хәтта уңайсыз да. Концерт ошады. Барлык чыгыш ясаучылар бик матур җырладылар, биеделәр. Мин үзем дә яшь чакта җырларга ярата идем», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Ә менә яшьлеге сугыш елларына туры килгән Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Чувашова сугыш вакытында җырларга бер дә вакыт юк иде, дип искә төшерде. Ул госпитальдә яралылар белән эшләгән һәм кайчагында аның утырып торырга да мөмкинлеге булмаган.
«Онытмавыгыз өчен зур рәхмәт. Шундый яхшы концертлар оештырасыз, алар миңа бик тә ошый», — диде Евдокия Ивановна.


Аның турында элеккеге хезмәттәшләре дә онытмады — медицина хезмәткәрләре дә котлауларга кушылды. Алар шулай ук Алабуганың мактаулы кешесе Анна Фирсованы да котладылар. Ул күп алабугалыларга таныш, чөнки үз вакытында аның ярдәмендә шәһәр һәм районның күп кенә хатын-кызлары әни була алган. Үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Румия Резвякова аңа бәхет һәм иминлек теләде.


«Сәламәт булырга, авырмаска, картаймаска һәм һәрвакыт көр күңелле булып калырга», — дип котлауга җавап итеп, Алабугада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте Анна Никандровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев