Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өлкәннәр өчен бал-маскарад узды

Шәһәрнең актив ял яратучы пенсионерлары хәзер ел саен уздырыла торган бал-маскарадка алдан ук әзерләнеп, аны көтеп ала.

Быел ул җиденче мәртәбә узды. 13 гыйнвар кичендә мәдәният сараеның мәрмәр залына бәйрәмчә киенгән өлкән яшьтәге алабугалылар җыелды, алар арасында төрле сурәткә кергәннәре шактый иде.

- Карнавалны мәдәният идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырабыз, - ди Нина Овсянникова, "Россия пенсионерлары гаделлек өчен" партиясенең төбәк бүлеге рәисе. - Бал-маскарадта елдан-ел күбрәк кеше катнаша, алар бик дулкынланып, бәйрәм башланганын көтә. Бирегә килүчеләр күңелләрен ял иттереп, бәйрәм рухы алып китә. Костюмнар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу бик кыен, шуңа күрә без беренче өч урынның икешәр иясе булыр, дип килештек.

Бал-маскарадка җыелган алабугалыларны шәһәрнең Ветераннар советы рәисе Надежда Грахова котлады.

- Бу зур бәйрәмдә шушы залда сезне күрүемә шатмын, - диде ул. Сезне Яңа ел белән котлыйм. Узып киткән елга рәхмәтле булыйк, ул әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Яңа 2016 елда барыгызга да ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә уңышлар телим. Яңа ел куанычлы, тормышта могҗизалар, феялар барлыгына ышанырлык булсын, әнә алар безнең арабызда инде.

Төнге фея, Тылсымчы, Алтын балык, Бәхет кошы - бер кич өчен никадәр серле зат! Кар патшабикәсеннән исә чыннан да салкынлык бөркелә сыман, ә Шахмат королевасы көрәш кырында хәлиткеч карар кабул иткәнгә охшый. Йомры карны тәгәрәтеп, яңа гына әвәләп куелгандай, Кар бабай басып тора. Музыка яңгырауга, ул җанлана һәм Яңа ел чыршысы янына биергә ашыга, маскалар арасында аның кишер борыны гына күренеп-күренеп китә. Үзеңне бала чактагы әкият дөньясында кебек хис итә башлыйсың. Җәйне искә төшереп, алтын таҗлары белән балкып, Көнбагыш үтә. Чуар киемнәре белән бөтерелеп, Чегән кызы уза. Мальвина һәм Пьеро да бар хәтта.

- Кояш көлсә, ай елмайса

Илем күгендә,

Тибрәлә җыр дулкыннары

Минем күңелемдә, - дип җырлый Рузилә Гобәйдуллина ("Сөембикә" ансамбле). Күңелләрне тибрәтерлек көйләр карнавал тәмамланганчы яңгырады. 2 нче балалар музыка мәктәбенең тынлы оркестры биредә ел саен уйный. "Кызыл канәфер" ветераннар хоры чыгышы да, Яңа ел турында татарча җырлар да һәркемнең күңеленә хуш килде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле биюләр алышынып кына торды.

- Пенсионерлар өчен шушындый ял оештырулары ничек күңелле, - ди Валентина Шорина.

- Бал-маскарадка беренче тапкыр килдегезме? - дип соравыма:

- Юк, мин алты ел инде лаеклы ялда, диде ул, мине гаҗәпләндереп. Пенсия яшендә дип уйламассың да!

Яшьләрчә дәрт белән биюче, шат күңелле өлкән яшьтәгеләргә карап: "Алар нинди бәхетле", - дип уйлыйсың.

Кичә ахырында карнавал костюмнарына бәя бирелде. Беренче урында - Наталья Тугульская ("Бәхет кошы") һәм Софья Дорохина ("Убырлы карчык"). Халидә Любимова ("Кар бабай") һәм Александра Льдокова икенче урында. Ел символы булып киенгән Галина Васнецова ("Маймыл"лар бишәү иде!) һәм ирле-хатынлы Николай һәм Тамара Югановлар ("Гном" һәм "Чегән кызы") өченче урын алды.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Олеся СМИРНОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев