Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада үлән яндырганда янгын чыккан

Янгын нәтиҗәсендә мунча янган.

Көз җитте, Алабуга һәм район халкы урып-җыюдан соң калган коры үләннәрне актив рәвештә яндыра башлады. 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2016 елның 26 гыйнварындагы 26 санлы боерыгы белән «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учаклар ягу тәртибе» расланган. Документ нигезендә әлеге җирләрдә ачык ут кулланганда һәм учак якканда янгын куркынычсызлыгы таләпләре исемлеге билгеләнгән. Бу хакта Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән сорау алучысы Александр Максимов хәбәр итә.
Бу елның 27 сентябрендә «Сизовец» бакчачылык ширкәте территориясендә теркәлгән янгын очрагы әлеге таләпләрнең үтәлмәвен раслый. Янгын килеп чыгуның сәбәбе — бакча участогы хуҗасының чүп-чар яндырганда саксызлыгы. Әлеге очракта якын-тирә биналар һәм корылмаларга кадәр янгынга каршы тиешле ара тәэмин ителмәгән. Янгын нәтиҗәсендә мунча янды.
Алабуга муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге гражданнарга Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре таләпләрен үтәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев