Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада махсус техниканың кышка әзерлеген тикшерделәр

Бүген шәһәр хуҗалыгында махсуслаштырылган карчистарткыч, ярдәмче техника һәм асылмалы җайланмалар барысы 24 берәмлек исәпләнә.

Алабуга муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов махсуслаштырылган техниканың көзге-кышкы чорга әзерлеген карап чыкты.

Бүген шәһәр хуҗалыгында махсуслаштырылган карчистарткыч, ярдәмче техника һәм асылмалы җайланмалар барысы 24 берәмлек исәпләнә. «ТР АМРның Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП директоры Марсель Сафиуллин хәбәр итүенчә, махсус машиналар кар һәм боз белән көрәшергә 85 процент әзер. Техниканы тулысынча тәртипкә китерү өчен, 700 мең сумлап акча кирәк. Моннан тыш, булган техникага механизаторлар җитми. Ленар Нургаянов кар чистарту техникасы өчен маршрут картасын төзергә кушты.

Шәһәр хуҗалыгының автопаркында бүгенгә:
— 3 берәмлек КДМ-Камаз; 
— 6 берәмлек МТЗ;
— 1 берәмлек Амкадор;
— 1 берәмлек картөягеч;
— 1 тузансуыргыч машина;
— 6 берәмлек МТЗ-320; 
— 2 берәмлек кечкенә төягеч;
— 2 берәмлек грейдер;
— 1 берәмлек экскаватор-төягеч; 
— 1 берәмлек күтәргеч (автомобиль платформасындагы күтәргеч агрегат);

Барлык махсус техника «Мэр мониторы» спутник мониторингы системасы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә машинаны эш вакытында күзәтү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев