Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада макулатура һәм пластик чимал җыю оештырыла

Бу чара «Тормыш әйләнәсе. Үсентеләр икенче чималга алышка» хәрәкәте кысаларында уза.

Бүген, 15 сентябрьдә, «Иллюзион» кинотеатры янында сәгать 15.00дән 16.00гә кадәр макулатура һәм пластик чимал җыю оештырыла.
Бу чара «Тормыш әйләнәсе. Үсентеләр икенче чималга алышка» хәрәкәте кысаларында уза. Җыелган акчалар Разведчиклар урамындагы «Яшел сквер»да үсентеләр алуга тотылачак.
Алабуганың «Тормыш әйләнәсе» дип аталган экология хәрәкәте «Татнефть» ГАҖ грантлары» программасының «Әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау» юнәлеше буенча грант алды, ул Разведчиклар урамындагы скверны торгызуга юнәлдерелгән. Иреклеләр анда яңа үсентеләр утырта.
Икенче чималны оешмалардан да алып була. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-394-98-89.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X