Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада маршрут автобуслары начар йөри

Шәһәрдә җәмәгать транспортының хәрәкәте тәртибе саклануны тикшерү дәвам итә.

Инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре күчмә тикшерүләр оештыра һәм видеокамераларны даими күзәтә. Алардан алынган мәгълүмат буенча, үз йөкләмәләрен иң яхшы башкаручы — Илья Карионов, аның кул астында 2, 3 һәм 8 санлы маршруткалар.

Мисалга, үткән айның 22сендә, 7.00-15.30 сәгатьләр арасында алар ясарга тишле 51 рейсның 46сы үтәлгән. 

Илья Карионов сөйләвенчә, аның автопаркында 4о автобус бар, 9ы шәһәр буенча йөри.

− Пассажирлар ташуга алынганбыз икән, бурычларны үтәргә, вакытында йөрергә тырышабыз. Безнең маршрутка тоткарланса яисә бөтенләй килмәсә, пассажирлар эшкә, укуга барып җитешмәс, − ди ул.

Әйтүенә караганда, автобус йөртүчеләрнең билгеләнгән расписаниене үтәүләрен ул бик яхшы тикшереп тора, моның өчен диспетчерлар да бар. 
Илья Сергей улы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә кеше ташуы хәзер үтә катлаулы. Йөртүчеләргә кондуктор эше дә өстәлгән, хәзерге вәзгыятьне исәпкә алсак, аларга QR-кодларны карарга, пассажирларның битлек белән йөрү-йөрмәвен тикшерергә кирәк. 

− Бүген йөртүче һөнәре популяр түгел. Күпләр заводка китә, яшьләр бу вазифага бөтенләй килми, − ди Илья Карионов.

Кызганыч, пассажирларны йөртүчеләрнеңд бөтенесе дә үз йөкләмәләрен үтәү белән мактана алмый. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр Худан маршруткаларының яртысы гына рейсларын үти. 

Даими күзәтүләрдән күренгәнчә, 22се көнне 1 һәм 9 санлы маршрутлар буенча бер рейс та ясалмаган. Райбашкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Илназ Миңлебаев аңлатуынча, пасажир ташучы сүзләренә караганда, әлеге маршрутларда кеше аз йөри, керем юк, шуңа күрә автобуслар җибәрелми.

Шулай да, гаделлек хакына әйтергә кирәк, шулай ук Худан ИП перевозчигы булган 6нчы маршрут буенча автобус расписание буенча төгәл хәрәкәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X