Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада массакүләм шуу өчен 103 пар яңа тимераяк сатып алганнар

Массакүләм шуу ял көннәрендә кичке вакытта уза.

Алабугада спорт корылмалары дирекциясе хоккей һәм фигуралы шуу өчен 103 пар яңа тимераяк сатып алды. Дирекция вәкилләре хәбәр иткәнчә, тимераяклар 26дан 39 размерга кадәр күмәк шуу өчен сатып алынган. Димәк, яшь алабугалылар да, өлкәннәр дә тимераяк белән файдалана ала.

Бүгенге көндә шәһәр халкы өчен тимераяклар җитәрлек. Алабуганың боз сарае теләге булган һәркемне яңа тимераякларда шуарга чакыра. Массакүләм шуу ял көннәрендә кичке вакытта уза.

Шимбә көнне 16.00дән 21.00 сәгатькә кадәр
Якшәмбе көнне 15.00дән 21.00 сәгатькә кадәр

Белгечләр тимераякта шуудан файда алу өчен куркынычсызлык техникасын үтәргә, егылмаска тырышырга, дөрес киенергә киңәш итә. Әгәр элек шугалакка йөрмәгән булсагыз яки аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып барырга күнеккән булсагыз, акрынлап кушылыгыз. Ярты сәгатьтән, ә кайбер очракларда хәтта 20 минуттан, ә аннары 2-3 атна эчендә дәресләр вакытын 1,5 сәгатькә кадәр җиткерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев