Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәдәният сарае янындагы сүтелгән тукталыш урынында парклет урнашачак

Биредә яшелләндерү өчен эскәмияләр һәм вазоннар барлыкка килергә тиеш.

Алабугада шәһәр мәдәният сарае янындагы тукталыш павильоны демонтажланды. Ул 90нчы елларда төзелгән һәм вакыт узу белән ул ямьсезләнде һәм шәһәрнең йөзен бозып тора. 

Соңгы алты ел эчендә павильон тукталыш буларак файдаланылмады. Исегезгә төшерәбез, 2014 елның октябрендә шәһәр маршрутлары өчен тукталышны кафе каршында 100 метрга түбәнрәк күчерделәр. Нәкъ менә шул вакытта тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектлары киселешендә яңа көйләнә торган светофорлар барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә «Шәһәр мәдәният сарае» ның тукталыш павильонын күчерү зарурлыгы туды.

Быел район җитәкчелеге тукталыш павильонын сүтү турында карар кабул итте. Халыкны кабул итүләрнең берсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев мондый павильоннарны сүтәргә кирәклеген ассызыклады. 

— Нигә моңа кадәр сүтелмәгән? Бу бит бик ямьсез! Купшакланып беткән кирпеч корылмасы, — дип ачуланды район башлыгы.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Роман Гурьев билгеләп үткәнчә, тукталыш милекчесе дә аны сүтәргә рөхсәт биргән. 
Алга таба муниципалитет әлеге территорияне төзекләндерергә дигән карар кабул итте. 

Сүтелгән павильон урынында нәрсә булыр соң? Әлеге сорау белән без район башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Илнара Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек.

— Тукталыш озак вакытлар эшләмәде. Без аның хуҗасы белән килештек, ул безнең идеяне хуплады һәм аны сүтте. Павильон артында кафе урнашкан, аның бинасы да тәртипкә китереләчәк. Ә элеккеге тукталыш урынында парклет урнашачак (бу зур шәһәрләрдә, аерым алганда, тротуарны дәвам итүче эшлекле районнарда зур булмаган ял зонасы). Биредә утыргычлар һәм вазоннар барлыкка киләчәк. Шулай итеп, шәһәр Мәдәният сарае каршында күренеш ачыла, тротуар киңәя, — дип сөйләде Илнара Гыйләҗева. 

Сүз уңаеннан, шушы араларда үтәчәк шәһәр төзелеше советында кафе һәм ял итү зонасын реконструкцияләү эскизы каралачак. Алар ел ахырына кадәр барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев