Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Меңьеллык баскычын төзекләндерәчәкләр

Шәһәр җитәкчелеге моннан 12 ел элек салынган баскычны быел торгызырга ниятли.

Меңьеллык баскычы үз вакытында Алабуганың аскы һәм өске өлешләрен уңышлы тоташтырып торды. Ул 2009 елның 22 августында тантаналы төстә ачылган иде. Озынлыгы 370 метр булган, бут ташыннан торган баскыч таушалган хәлдә. Еллар буе аны беркем карамады. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр итүенчә, быел шәһәр җитәкчелеге баскычны төзекләндерергә карар кылган. 
Күп кенә алабугалылар өчен бу шатланырга бер сәбәп булыр. Кызганыч, шәһәргә саксыз караучылар да бар. Әлеге баскычның мәйданчыкларында ял итүчеләр үзләре артыннан чүп-чар өемнәре калдыра. Кызык, аларны кем җыештырырга тиеш икән? Чүпне үзләре белән алып китү мөмкинлеге башларына килмиме? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев