Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Чара Хәтер мемориалында узды.

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә, алабугалылар Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова, Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Марс Сафин катнашты. Барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Нәкъ менә шул көнне 79 ел элек немец-фашист гаскәрләре сугыш игълан итмичә СССР территориясенә бәреп керә һәм Бөек Ватан сугышы башлана. Җиңүгә Алабуга районы да зур өлеш кертте. 14 меңгә якын якташыбыз сугыш кырларында батырларча көрәште, 5 меңнән артык кеше кире әйләнеп кайтмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев