Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Михаил Мишустин җитәкчелегендә трасса булдыру буенча киңәшмә узды

Премьер-министр хәбәр иткәнчә, «Европа — Көнбатыш Кытай» трассасын булдыру — Россиядә иң масштаблы юл проекты.

«Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара проекты кысаларында Мәскәү — Түбән Новгород — Казан юлын төзү якындагы елларда илнең транспорт өлкәсендә өстенлекле проект булачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында узган эш сәфәре барышында хәбәр итте дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бу проект Евразия киңлеге өчен мөһим. 8,5 мең километр юлның 2 меңнән артыгы Россия территориясе буенча узачак. 
«Автотрасса Россиянең сигез эре агломерациясенең дүртесе арасында туктаусыз тиз йөрешле автомобиль юлын тәэмин итәчәк. Проект төбәкләргә тизләтелгән үсешкә этәргеч бирә. Бу территорияләрдә эчке региональ продуктның суммар үсеше 2050 елга 500 миллиард сум тәшкил итәчәк», — дип хәбәр иткән Михаил Мишустин. 
Төзелеш эшләре 30 мең кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк, ә чиктәш тармаклар 130 мең кешегә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Соңгысына нефть химиясе, логистика, транспорт һәм башка шундый тармаклар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев