Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мистер Мороз-2020» бәйгесе игълан ителде

Бәйгедә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге яшь алабугалылар катнаша ала.

Алабугада мәктәпкәчә яшьтәге малайлар арасында «Мистер Мороз-2020» I муниципаль балалар иҗат конкурсы игълан ителде. Бәйгедә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге яшь алабугалылар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен 2020 елның 23 декабренә кадәр түбәндәге электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: festival.emr@mail.ru
Монда түбәндәгеләрне теркәргә кирәк:
— конкурста катнашу өчен анкета, гариза һәм нигезләмә 1нче кушымта.
«Әйдә, Кыш Бабай!» бәйгесендә һәр катнашучы үз иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә ала торган жанрда чыгыш ясый. Бу вокал, хореография, шигырьләр, проза, музыка уен коралларында уйнау һәм оригиналь жанр булырга мөмкин.
«Кыш Бабай-тылсымчы» иҗади бәйгесендә катнашучыларга әкият герое костюмын әзерләргә һәм, һичшиксез, Кыш бабай таякчыгын күрсәтергә кирәк булачак. "Яңа ел белән! Алабуга!"— котлау сүзләре язылган видеоролик төшереп, видео форматында җибәрергә кирәк. Костюм һәм декорацияләр куллану хуплана.
Конкурс программасыннан тыш: катнашучының видео-визиткасы, үз мавыгулары турында кыскача хикәя.
Мөһим! Барлык дүрт видео һәм анкета-гаризаны бер хатта электрон почтага җибәрергә кирәк. Гаризаны җибәргәннән соң, электрон почта аша бәйгене оештыру комитеты белән 7-04-64 телефоны буенча элемтәгә керергә һәм мәгълүмат алынган һәм заявка теркәлгәненә инанырга кирәк.
Жюри эшләрне 2020 елның 24 декабрендә караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев