Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләделәр

83 учреждение тикшерелгән.

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмаларга карата хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүгә нәтиҗәләр ясалды. Узган ел 83 оешма тикшерелгән.
— Күрсәткечләр биш критерий буенча формалаштырылды, аларның әһәмияте буенча интеграль һәм урта, тулаем оешманы бәяләүне билгели торган исәп-хисап ясалды. Шәһәр мәктәпләре арасында мөмкин булган 100 баллдан 95 балл белән 2, 5, 6 һәм 9нчы мәктәпләр лидерлык позицияләрендә тора. Авыл җирлекләре арасында Танайка, Иске Юраш, Морт урта мәктәпләре бар. Шәһәр балалар бакчалары арасында беренче позицияләрдә: 38, 24, 13, 26, 40 39 санлылар. Морт, Костенеево, Олы Шүрнәк балалар бакчалары мәктәпкәчә учреждениеләр арасында алдынгылар рәтендә, − дип хәбәр итте Совет әгъзасы Таңсылу Хөснуллина.
Аның сүзләренә караганда, өстәмә белем бирү учреждениеләреннән берсе дә 90 балл чиген узмаган, иң яхшысы 89 балл җыйган «Яшь армиячеләр йорты».
Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе − барлык критерийлар буенча максималь 100 баллга әһәмияткә ия булган бердәнбер учреждение. Шунысы мөһим, анда инвалидлар өчен уңайлы мохит оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев