Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәктәп укытучылары халыкара фестивалендә 100дән артык мастер-класс узачак

«Мастер-класс укытучыга үз белемнәренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә», — ди Ләйлә Фазлыева. 

Алабугада 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Мөгаллимнәр өчен 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте, дип яза республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«Бу Татарстан һәм тулаем Россия педагогик җәмәгатьчелеге өчен бик зур вакыйга. Иң мөһиме, фестиваль форматында 105 мастер-класс үткәрү каралган. Бу фестиваль казанышларының берсе, дип уйлыйм», — диде ТР вице-премьеры.

Фазлыева педагогиканың мобиль, мультидисциплинар һәм мультипликатив булуын билгеләп үтте, шуңа күрә укытучыга күп санлы белем, күнекмәләр һәм тәҗрибәләргә ия булырга кирәк.

«Мастер-класс укытучыга үз белемнәренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә. Гомумән, укытучы һөнәре — ул табигатьтән булган һәм эш процессында формалаша торган талантларны даими камилләштерү», — дип ассызыклады спикер.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев