Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәктәп яны лагерьларында 1680 бала ял итәчәк

Бүген Алабугада мәктәп яны лагерьлары эшли башлады.

Бүген Алабугада мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел көндезге 23 объект эшләячәк. Аларда барлыгы 1680 яшь алабугалы ял итәчәк. 21 көнгә ике смена оештырылачак.
— Мәктәп яны лагеренда мин беренче тапкыр. Мин бу вакыйгага бик шат. Безне бик бай ял программасы көтә, отрядлар белән йөрү, биремнәрне үтәү кызык булыр дип уйлыйм. Лагерьда мәктәптәге дусларны очратырга, яңаларын табарга да була, — ди 9нчы мәктәп укучысы Алина Смирнова.
Быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен тормышка ашыруда Алабуга районында барлыгы 5 шәһәр яны сәламәтләндерү лагере, 23 мәктәп яны лагере, 11 хезмәт һәм ял лагере, КФУ Алабуга институтының «ИнтелЛето» профильле лагере катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев