Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында капиталь ремонт якынча 75 процентка төгәлләнгән

2020 елда капиталь ремонт программасына өч балалар бакчасы керде: 13нче санлы «Снежок», 18нче санлы «Карлыгач» бакчасы һәм Танайка балалар бакчасы.

«Асылда, хәзер без финиш сызыгына чыктык», — дип билгеләп үтте Алабуга районының Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов. Ул ышандырганча, быел, узган елдагы кебек, бакчаларны ремонтлау көзгә кадәр сузылмаячак. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда капиталь ремонт программасына өч балалар бакчасы керде: 13нче санлы «Снежок», 18нче санлы «Карлыгач» бакчасы һәм Танайка балалар бакчасы.
«Без быел балалар бакчаларын капиталь ремонтлауны тәмамлау срогы итеп 15 июльдән 1 августка кадәр вакыт аралыгын билгеләдек. 1 августтан да соңга калмыйча яңартылган балалар бакчалары үз тәрбияләнүчеләрен кабул итәр дип планлаштырабыз».
Хәзер балалар бакчалары капиталь яңарту программасына кергән эш төрләре турында. 18нче санлы «Карлыгач» балалар бакчасында бинаның фасады тулысынча яңартылачак. Сүз уңаенда, бу эш төре инде ахырына якынлаша — фасад якынча 90 процентка яңартылган, дип билгеләп үтте Ривал Зарипов. Танай авыл җирлегендәге, шулай ук 13нче санлы балалар бакчалары биналарының да тышкы кыяфәте үзгәрәчәк. Моннан тыш, өч бакчада да салкын, кайнар су белән тәэмин итү, канализация һәм җылылык системаларын алыштыру буенча эш алып барыла. Эшчеләр шулай ук ишекләрне һәм тәрәзә блокларын алыштыру, идәннәр җәю һәм отмосткалар урнаштыру белән мәшгуль. Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү эшләрен финанслауга килгәндә, аларның күбесе республика бюджеты хисабына алып барыла. Җирле казна да кушылган.
«Карлыгач» балалар бакчасын ремонтлауга республикадан 32,5 миллион сум, җирле бюджеттан — 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Танайка балалар бакчасын ремонтлау Татарстан казнасына 18 миллион сумга төште, җирле бюджет тагын 5,5 миллион сумга якын өстәде. Һәм, ниһаять, «Снежок» бакчасын капиталь төзекләндерүгә республика чараларыннан 10 миллион сум һәм җирле бюджеттан 1,5 миллион сум акча сарыф ителде.
Билгеләп үтик, хәзерге вакытта капиталь ремонт бара торган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр башка мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри. Искәрмә — сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга исәпләнгән 13нче санлы балалар бакчасы. Анда төзекләндерү эшләре балаларны карау һәм тәрбияләү эше белән параллель рәвештә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев