Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше дәвам итә

Шәһәр һәм районда махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю буенча зур эш бара.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә актив алабугалылар, муниципалитет, предприятие һәм оешма, эшмәкәрләр көче белән 44 миллион сумга якын гуманитар ярдәм җыелган һәм җибәрелгән. Бу эшкә «Алабуга» махсус икътисади зонасы зур өлеш кертте, "Эссен Продакшн АГ«АҖ сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыя. Махсус операция зонасына экипировка, азык-төлек, медикаментлар, җиһазлар, су тапшырылды.

Волонтерлар, шул исәптән авыл җирлекләрендәгеләр дә актив кушылдылар. Алар инде 63 камуфляж челтәрен теккән, блиндаж шәмнәре, тактик носилкалар, «буржуйка» мичләре ясыйлар, сугышчылар өчен җылы оекбашлар бәйлиләр. Бу эшкә һәркем кушыла ала, монда һәр ярдәмгә шат булачаклар. Мәсәлән, «Барс» яшьләр үзәгендә, "Игелек планетасы«нда эш кайный.

Мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләкләре белән хәрби зонага китүчеләрнең гаиләләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Аларның һәрберсенә куратор беркетелгән. Сугышчыларның туганнары ярдәм яки консультация сорап нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә ала. Һәр гаилә белән даими очрашып, аларга ярдәм итеп торырга кирәк, дип ассызыклады район башлыгы кураторлар белән очрашуда. Рөстәм Нуриев үзе дә мобилизацияләнгәннәр белән элемтәдә тора, ул алар белән берничә тапкыр очрашты да инде. Башлык билгеләп үткәнчә, хәзер мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыйганда, солдатларның үтенечләренә нигезләнеп, төгәл эшләргә кирәк. Әйтик, хәрби хезмәткәрләрнең берсе прицеллар, коллиматорлар һәм төнге прицелларны алуда ярдәм итүләрен сорады. Рөстәм Нуриев бу үтенечне эшкә алырга кушты.

Район башлыгы кураторлар белән мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендә барлыкка килеп торучы мәсьәләләр турында да фикер алышты. Күптән түгел ялга кайткан сугышчыларның берсе Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итеп, әнисенең йортын ремонтлауда ярдәм сорады. ТКХ Департаменты директоры Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, бу эшне алар 15 февральгә кадәр башкарачак. 

Шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләге белән хәрби зонага китүчеләрнең гаиләләренә мәдәни һәм спорт объектларына абонементлар, транспорт карталары бирелә. Сугышчыларның туганнары һәм аларның үзләре өчен «Кайнар линия» телефоны эшләвен дәвам итә. Аның аша кабул ителгән иң популяр сораулар түләүләргә кагыла.

Моннан тыш, Рөстәм Нуриев ялга кайткан сугышчыларга, демобилизацияләнгәннәргә психологик ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Шәһәрдә берничә пункт билгеләнде. Шуларның берсе — «Барс» яшьләр үзәгендә, биредә мондый беренче консультацияләр узды инде. Аларны психолог Любовь Исаева үткәрә. Сентябрьдән ул сугышчыларның туганнары белән эшли. 

— Беренче чакырулар башлангач, безгә сугышчыларның хатыннары, әниләре килә башлады, без бергәләп алга таба яшәү планы төзедек. Якын туганнары булган очракта, ресурсны без нәкъ шул яктан эзләдек. Волонтерлар ярдәмен дә тәкъдим иттем. Тәкъдимнәр күбесенчә бу хәлне кабул итүгә юнәлтелгән иде, бу хәл тиздән бетәчәгенә ышанырга, туганнары өчен дога кылып, балаларына ныклык үрнәге күрсәтеп яшәргә кирәклекне төшендердек. Очрашулардан соң алар бу вәзгыятьне кабул итеп, ирләре һәм уллары белән горурланып яши башладылар, − ди Любовь Исаева.

Мобилизацияләнгән кешеләр белән консультацияләргә килгәндә, психолог билгеләп үткәнчә, бу очракта аның эше кешенең рухи яраларын төзәтүгә юнәлдереләчәк, ә бу халәт белән аңа көн саен очрашырга туры килә.

Шул рәвешле, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар, көнкүреш һәм психологик ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев