Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мөселманнарның республика күләмендәге ярышлары уза

24 октябрьдә Алабугада мөхтәсибәт кубогына республикакүләм ярыш оештырыла.

Ул дүрт спорт төре буенча уздырыла: мини-футбол, гер күтәрү, кул көрәше һәм аркан тарту. Әлеге ярышта һәр теләгән кеше катнаша алмый. Моның өчен куелган таләпләрне үтәргә кирәк: 5 вакыт намаз уку; спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәү (спорт остасы булмау). Теркәлү узган вакытта ук катнашучыларга ислам нигезләре буенча сораулар биреләчәк.

Ярышта җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр каралган, дип хәбәр иттеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев