Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мәсьәләләр күзәтү астына алынды

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Алабуга УкупрПласт» предприятиесендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, бу — бөтен Россия буенча билгеле предприятие, ул капкачлар җитештерә, нигездә, биредә күрү буенча инвалидлар эшли.
Сорауларның күбесе төзекләндерү, шулай ук күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен уңайлы мохит булдыруга кагылышлы иде.

Мәсәлән, Мөнип Гасыймов шәһәрнең берничә кисешүендә — Яшьләр урамы һәм Тынычлык проспектында, Пролетар урамы һәм Нефтьчеләр проспектында, Гассар һәм Мәскәү урамнарында, Яшьләр һәм Төзүчеләр урамнарында, Шәһәрчек урамында һәм Нефтьчеләр проспектында светофорларга тавыш приставкалары кую үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Шулай ук Мөнип Исмәгыйль улы Тукай урамында урнашкан йортлар янындагы тротуар буйлап ике яктан да юнәлеш күрсәтүче култыксалар куюны сорады. Аннары ул күп кенә күрү буенча инвалидлар Пенсия фонды, Социаль яклау идарәсе һәм башкарма комитет кебек учреждениеләрдән файдалана алмавына зарланды. Шуның белән бәйле рәвештә Рөстәм Нуриев «Алабуга УкупрПласт» ҖЧҖ базасында бу ведомстволар белгечләре тарафыннан атна саен гражданнарны күчмә кабул итүләр оештырырга кушты.

Роза Хәмәдиева Тукай урамындагы 41нче санлы йорт янында тукталыш павильоны урнаштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роман Гурьев хәбәр иткәнчә, быелга тукталыш павильоннарын яңарту программасы төгәлләнгән. Бу эш киләсе елда дәвам итәчәк. Шуңа да карамастан, район башлыгы, җәйгә кадәр кешеләр җилдән һәм явым-төшемнәрдән качып котыла алсын өчен, бу урында иске павильон булса да урнаштырырга кушты.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең башка мөрәҗәгатьләре дә контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев