Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада муниципаль хезмәткәрләр арасында боулинг буенча турнир узды

Узган атнада Яшьләр сәясәтен үстерү секторы күңел ачу үзәгендә боулинг буенча ярышлар оештырды.

Яшьләр сәясәтен үстерү секторы күңел ачу үзәгендә боулинг буенча ярышлар оештырды.
Анда катнашучыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Чулпан Хәбибуллина сәламләде.
Сигез команда — «Җитәкчеләр», «Җир-милек палатасы», «Мәгариф идарәсе», «Мәдәният идарәсе», «Финанс-бюджет палатасы», «Төзелеш департаменты», «Авыл җирлеге җитәкчеләре», «Яшьләр сәясәтен үстерү секторы» составында барлыгы 56 кеше катнашты.
— Бу чара — хезмәттәшләр бер-берсе белән рәсми булмаган даирәдә аралашып, вакытны яхшы үткәрә алсын өчен корпоратив ял, — ди райбашкарма комитетының Яшьләр сәясәтен үстерү бүлеге мөдире Марат Мәсәлимов, аңа бу уен күптәннән таныш. 
— Командабыз белән җиңүгә өметләнәбез. Боулингта мин бүген беренче тапкыр, — ди Танайка авыл җирлеге башлыгы Галина Праздникова.
Күбесе балаларын да алып килгән. Төзелеш департаментыннан Диана Хафизова:
— Боулинг уйнаганым юк иде. Мондый очрашулар хезмәттәшләрне үзара якынайта. Балаларыбызның янәшә булуы ярышудан тыш, гаилә белән ял итәргә дә мөмкинлек бирә, — ди.
Турнир берәр сәгать барган ике өлештән торды. Беренче уен нәтиҗәләре буенча Җитәкчеләр төркеме алга чыкты. Матур һәм лаеклы уйнадылар. Яшьләр сәясәтен үстерү секторы алардан чак кына калышты. Мәгариф идарәсе вәкилләре өченче урынга дәгъва итте. 
Икенче этап тәмамлангач, хәл үзгәрде. Беренче урынны Яшьләр сәясәте вәкилләре яулады. Җитәкчеләр командасы икенче урын алды. Мәгариф идарәсе — өченчедә. 
Җиңүчеләр Казанга, театрга барачак. Бүләкләрне райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов тапшырды.
— Көчлеләр арасында булуыма шатмын. Уйный белмәсәм дә, мине өйрәттеләр, куәтләп тордылар. Бар эшләрне бетерүгә, башкалага барырбыз, — дип фикерләре белән уртаклашты «Барс» яшьләр үзәге методисты Венера Носырева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев