Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада муниципаль контроль бүлеге якындагы территорияләрне тикшерүне дәвам итә

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев муниципаль тикшерү бүлегенә сәүдә объектларына якын урыннарны тиешле тәртипкә китерү буенча эшне көчәйтергә кушты.

− Шәһәребез урамнарында тәртип урнаштыру буенча эзлекле эш бу, ул әле озакка җитәчәк. Бу сату-алу нык үскән чорда салынган сәүдә үзәкләренә кагыла, аларның тышкы ягы коточкыч, яннарында машина куярлык та урыннар юк диярлек, инвалидлар өчен уңайлыклар юк, яктылык начар, чәчәклекләр булдыру, агачлар утырту — боларның барысына да игътибар итәргә, бөтенесен дә, кечкенәме ул, зурмы — сәүдә үзәкләреннән таләп итәргә кирәк.

Муниципаль контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 1 апрельдән 15 июньгә кадәр төзекләндерү өлкәсендә тәртип бозулар өчен барлыгы 22 физик зат һәм 3 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

Рейдлар барышында йорт хуҗалары, предприятиеләр һәм оешмаларга терәлеп торган территорияләрдәге үләннәрне чабып алуга 129 хәбәрнамә бирелгән. Үз йортлары янәшәсендә төзү чималлары һәм чүп җыеп яткан 11 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Бу турыда муниципаль контроль бүлеге башлыгы Роман Гурьев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел предприятие һәм оешмалар үз территорияләренә җаваплырак карый башлаган.

− Сез аларга штраф салганга түгел бу, без гомумән үзгәрәбез. Кешеләр тырышуыбызны күрә, әледән-әле булса да, кар чистартканны, чүп җыештырганны. Хосусый секторда яшәүчеләр, сәүдә вәкилләре, предприятие хезмәткәрләре үз урыннарын тәртипкә китерсә, шәһәребез күпкә матуррак булачак, − дип билгеләп үтте. 

Район башлыгы район җирендә дә тәртипне күзәтеп торуның мөһимлеген әйтте. Мәсәлән, Морт авылы янындагы юл игътибар сорый. 

Роман Гурьев үз тирәләрендә тәртип урнаштырган намуслы берничә оешманы атады: Алабуга Җылылык челтәрләре, «Алабуга электр челтәрләре» «Челтәрле компания» ААҖ, «Алабуга сөте», автоягулык станцияләре, «Су каналы». Бу уңайдан тискәре исемлеккә эләккәннәрне дә әйтеп үтәргә була: Әйләнеч шоссе урамындагы «Радуга» базасы, «НЭК» ҖЧҖ, Нефтьчеләр проспектында урнашкан пиццерия, Таҗи Гыйззәт урамында — кунакханә комплексы, Карьер урамында — 47нче күпфатирлы йорт территориясе.

Төзүчеләр урамындагы иске вокзал урынында торган сәүдә үзәгенә кереп-чыгу юлларын да тиешле хәлгә китерергә кирәк. Әйтергә кирәк, Рөстәм Нуриев тәртип буенча эш күрсәтмәгән сәүдә нокталарын ябарга туры килер дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев