Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада музей-белем бирү үзәге булдыру планлаштырыла

Аны ачу 2020 елның август конференциясенә планлаштырыла.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашындагы киңәшмәнең икенче өлешендә полилингваль комплекс базасында Россиядә беренче булачак музей-белем бирү үзәген булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

– Алабуга – туристик, музей, мәдәни байлык һәм үзенчәлекләре белән аерылып торган шәһәр. Шуңа күрә без музей, мәдәният, тарих темасын гомуми белем бирү процессы эчтәлегенә кертергә теләр идек. Хәзерге вакытта музей-белем бирү үзәге өчен бүлеп бирелгән биналарны реконструкцияләү эшләре бара. Ул Россиядә мондый масштабтагы беренче булачак. Полилингваль мәктәптә узачак август конференциясенә бу үзәкнең дә файдалануга тапшырылуын теләр идек, – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко сүзләренә караганда, бүген музей үзәге булдыру өчен бүлеп бирелгән биналарны реставрацияләү эшләре бара. “Бу музей эшендә алга китеш булачак”, – дип өстәде Татьяна Ларионова.

Музей-белем бирү үзәгендә IT-технологияләргә басым ясалачак. Мәктәп предметларын биредә яңа технологик дәрәҗәдә укытачаклар.

Биредә белем бирүнең өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачагын исәпкә алып, кадрларның ничек сайланачагы, яңа мәктәптә кем укый алачагы турында фикер алыштылар. Белгечләрне күрше шәһәрләрдән дә, бөтен республикадан да җәлеп итү планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев