Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада музейлар көне уза

Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.

Бүген Алабуга дәүләт музей- ядкарьлеге зур бәйрәм үткәрә. Чара Ленин мәйданында уза.

Халыкара музейлар көне ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Балалар өчен биредә төрледән-төрле күңел ачу чаралары оештырылган. Монда җырлар, биюләр, төрле конкурслар, танып-белү уеннары оештырылган. Кыскасы, һәркем күңеленә ошаган шөгыль таба ала.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Олег Колпаков һәм Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко котлады. 

— Хөрмәтле ата-аналар, балалар, шәһәребез кунаклары, мин сезне елга бер тапкыр уздырыла торган искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Алабугада безнең шәһәр балаларын мәдәни мираска өйрәтү һәм әлеге белемнәрне буыннан-буынга тапшыру традициясе бар. Бу безнең шәһәр өчен бик мөһим практика. Безнең республикадан гына түгел, илнең барлык шәһәрләреннән һәм чит илләрдән туристлар килә торган 16 музеебыз бар. Шуңа күрә без Гөлзада Рәкыйп кызы катнашында булдырылган хәрәкәтне барлык чаралар белән хуплыйбыз, — район башлыгы урынбасары Олег Колпаков шундый җылы сүзләр белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X