Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланды

Ул Татарстан территориясендә 1 июньнән 27 июньгә кадәр бара.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы Татарстан территориясендә 1 июньнән 27 июньгә кадәр бара. Ул Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге шәһәр һәм район халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш» айлыгында катнашырга чакыра. 

Гражданнар наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында «02», 7-84-21 номеры буенча «Ышаныч телефоны» телефоннарына хәбәр итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев