Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һөнәри осталык буенча «Алабуга-skills» ачык республика конкурсы үтәчәк

Анда бөтен Татарстаннан 20 юнәлеш буенча барлыгы 600дән артык кеше катнашачак.

Алабугада 7-11 февральдә һөнәри осталык буенча «Алабуга-skills» ачык республика конкурсы үтәчәк. 

Анда бөтен Татарстаннан 20 юнәлеш буенча барлыгы 600дән артык кеше катнашачак. Конкурс өч мәйданчыкта — Алабуга политехника көллиятендә, "Прогресс«автомәктәбендә һәм «Алабуга» ҖТП МИЗы — «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә узачак. Анда 18 яшьтән узган Россия гражданнары — педприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашырга мөмкин. Предприятиедән — һәр номинация буенча бер кешедән артмаска тиеш. 

— Конкурсның максаты — эшче һөнәрләрне тарату, үз өлкәләрендә иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайлаган һөнәрләренә карата кызыксынуларын үстерү, остазлык институтын булдыру, хезмәткә иҗади караш һәм үз һөнәри булдыклыгыңа ышаныч булдыру. 2021 елда конкурс дүрт юнәлеш буенча оештырылган иде: «Сәнәгать», «Транспорт һәм логистика», «Җәмәгать туклануы», «Авыл хуҗалыгы». Быел Татарстан Республикасы башлыгы һәм ТР Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгы булышлыгы белән конкурс республика дәрәҗәсенә чыга, — ди АМР Башкарма комитетының икътисад өлкәсен анализлау, фаразлау һәм үстерү бүлеге башлыгы Светлана Карлина. 

Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның гыйнварына кадәр konkursalabuga@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Аралашу телефоны — 8 (85557) 4-48-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев