Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Чара шәһәр Мәдәният йортының мәрмәр залында узды.

Бүген шәһәр Мәдәният йортында алабугалылар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Исегезгә төшерәбез, узган ел эпидемиологик вәзгыять аркасында бәйрәм гамәлдән чыгарылган иде.


Нәүрүз — төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. 


Чарада төрле телләрдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр тамашачыларны таң калдырды. Нәүрүз бәйрәме чын-чынлап халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләнде. 


Традиция буенча, бу көнне бай өстәл әзерлиләр һәм халык күңел ачуларында катнашалар. Сүз уңаеннан, чарага килгән алабугалыларның да берсеннән-берсе тәмле ризыклар — таҗик пылавы, самса, милли ашамлыклар татып карау мөмкинлеге бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев