Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбендә капиталь ремонт бара

Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбе тиздән тыштан да, эчтән дә яңарачак. Биредә ай башында республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга капиталь ремонт башланды. Бу хакта хәбәрчебезгә Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова сөйләде.

– Бүгенге көндә музыка мәктәбе урнашкан бина 1957 елда төзелгән. Ә 60 ел элек мәктәп Шишкин урамында урнашкан иде. 1958 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Алабугада җидееллык музыка мәктәбе булдыру һәм аны оештыру өчен Әнвәр Закир улы Бакировны җибәрү турында боерыкка кул куя. 1999 елда музыка мәктәбенә аның исеме бирелә. 1972 елда, укучылар күбәйгәч, иске бина барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмый башлый һәм мәктәп Төзүчеләр урамындагы өч катлы бинага күчә. Ул вакытта беренче катта нефтьчеләрнең уку комбинаты урнашкан, мәктәп исә икенче һәм өченче катларны гына биләгән. 14 ел элек, уку комбинаты башка бинага күчкәч, өч катны да музыка мәктәбенә бирделәр, без моңа бик шат идек. Ул вакытта мәктәптә бары тик косметик ремонт ясалды, ә капиталь ремонт озак еллар үткәрелмәде. Бүгенге көндә республика дәрәҗәсендә балалар сәнгать мәктәпләрен төзү һәм капиталь ремонтлау программасын башлап җибәрү мәсьәләсе эшләнә. Республика буенча мондый мәктәпләр, әлбәттә, ремонтка мохтаҗ. Аларга бик күп укучылар йөри. Безнең мәктәптә генә дә 400 бала белем ала, педагогик коллектив та зур – 40 кеше. Соңгы өч елда без капиталь ремонтка ирештек, ул, сүз уңаеннан, бик тиз темплар белән дәвам итә. Август конференциясенә бина тулысынча яңартылсын һәм 1 сентябрьдә үз укучыларын каршы алырга әзер булсын өчен, ул 1 августка тәмамланыр дип өметләнәбез.

– Юлия Рафаиловна, хәзер ремонт нинди стадиядә, нинди конкрет эшләр башкарыла?

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча безгә 29 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзер бинаның фасады тышлана һәм җылытыла. Ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең тулай торагы кебек үк керамогранит белән тышланачак. Барлык тәрәзәләр һәм ишекләр, шулай ук инженерлык челтәрләре алыштырылачак. Өченче катны без инде тулысынча дәресләрдән азат иттек һәм балаларны, әлбәттә, анда йөртүне чикләдек. Дәресләр беренче һәм икенче катларда үткәрелә, индивидуаль дәресләр шәһәр Мәдәният сараена күчерелде.

– Алабуга районында тагын нинди мәдәният объектлары капиталь ремонтка мохтаҗ?

– Быел Бехтерево авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясала. Киләсе елга Алабугада Тугаров урамында урнашкан “Колос” мәдәният йортын ремонтлау планлаштырылган. Һәм әлбәттә, без барыбыз да шәһәр Мәдәният сараена капиталь ремонтның тәмамлануын көтәбез.

– Музыка мәктәбендә музей ачу планлаштырылганын беләбез...

– Әйе, чыннан да, без Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе музеен булдыру буенча ТР Хөкүмәтенең грантын оттык. 2018 елда мәктәпнең юбилеена әзерләнгәндә, күп кенә кызыклы архив фотографияләре, грамоталар, материаллар барлыкка килде. Мәктәптә музей ачу идеясе шунда ук туды. Без Алабуга музей-ядкарьлеге белән музей эшенең барлык кануннары буенча музей концепциясен булдыру турында килешү төзедек. Хәзер ул эшкәртелә, һәм музейдагы барлык интерьерлар һәм экспозицияләр чын музейда тәкъдим ителәчәк. Әйтергә кирәк, бу музей гына түгел. Анда тематик кичәләр, камералы концертлар да үткәреләчәк. Без Әнвәр Бакировның кызы белән элемтәдә торабыз, һәм ул безнең музейга аның шәхси коллекциясеннән экспонатларны – язган ноталарны, ручкаларны, карандашларны тапшырырга вәгъдә итте. Шунысы куанычлы, капиталь ремонт үткәрү дә, грантны гамәлгә ашыру да бергә туры килде. Минемчә,  нәтиҗә кызыклы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев