Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1-10 октябрь көннәрендә Алабугада Өлкәннәр декадасы узачак

Инде күп еллар 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Традиция буенча бу көннәрдә предприятиеләрдә пенсионерлар белән очрашулар оештырылачак, өлкәннәргә матди, көнкүреш, медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Бүгенге көндә Алабуга районында 19770 пенсионер яши. Һәм аларның берсе дә бу көннәрдә игътибарсыз калырга тиеш түгел, дип билгеләп үтте шәһәрнең баш трибунасыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.
«6277 кеше хәзерге вакытта эшчәнлеге туктатылган предприятиеләрдә эшләгән. Алар котлаулар һәм шәһәр башкарма комитетыннан 250 сумлык азык-төлек җыелмалары алачак. Бюджет өлкәсе пенсионерларына да шундый ук җыелмалар биреләчәк. Аларны тарату шәһәр мәктәпләрендә оештырылачак,» — диде Лилия Ягудина.
29 сентябрьдә «Иллюзион» кинотеатрында «Суперәби-2020» муниципаль конкурсы узачак.
Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара 1 октябрьдә 13 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда башланачак дип планлаштырыла. Кунаклар төрле мастер-классларда катнаша алачак, «Еллар аша, аралар аша» дип аталган ретро-концертны тамаша кылачаклар. Бу көн программасы өлкәннәр өчен тынлы оркестр катнашында «Ах, бу вальс...» дип аталган ял кичәсе белән тәмамланачак.
Октябрьнең беренче көннәрендә шәһәр предприятиеләрендә өлкән яшьтәгеләр өчен 1нче һәм 2нче балалар музыка мәктәпләре укучылар һәм укытучылары концертлары оештырылачак, социаль хезмәт күрсәтүдәге өлкәннәр өчен мини концертлар өйләрендә күрсәтеләчәк.
Авыл җирлекләре клубларында үзешчән коллективлар катнашында ял кичәләре һәм концерт программалары уздыру планлаштырыла. 10 октябрьдә сәгать 16.00дә Мәдәният йортында ветераннар һәм пенсионерлар өчен «Кызыл канәфер» белән җырлар" дип исемләнгән очрашу кичәсе узачак.
Шәһәр һәм район китапханәләре хезмәткәрләре «Ә тормыш матур булып кала» дигән китап-иллюстратив күргәзмәләр циклын әзерли. Үзәк китапханә исә өлкәннәрне Виртуаль концерт залына концертларга чакыра. Шунда ук 1 октябрьдә «Көзге котлаулар бәйләме» акциясе кысаларында балалар әби-бабайлар турында шигырьләр һәм хикәяләр укыячак.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге өлкән буын кешеләре өчен музей-күргәзмә объектларына бушлай керүне тәкъдим итә. Шулай ук өлкән яшьтәге шәһәрлеләрне «Иллюзион» кинотеатрында фильмнарны түләүсез күрсәтүләрдә көтәләр.
Өлкән буын кешеләре шәһәрнең спорт объектларында да көтеп алынган кунаклар булачак. 30 сентябрьдә Боз сараеның җиңел атлетика манежында өлкәннәр арасында ГТО фестивале уздырылачак.
2 октябрьдә «Табиб белән йөрү» («Прогулка с врачом») проекты — халык арасында сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен пропагандалаучы хәйрия сәламәтләндерү-агарту хәрәкәте яңартылачак. Шул ук көнне пенсионерлар арасында скандинавия йөреше буенча «Здоровье легким шагом» дип исемләнгән ярышлар узачак.
Декада кысаларында «Чиста ишегалды», «Юмарт көз», «Без синең йортыңны һәм җылыңны сакларбыз» хәйрия акцияләре оештырылачак.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең социаль учреждениеләрендә дә үткәреләчәк. Шулай итеп, 1нче октябрь көнне Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәһәрнең Ветераннар советы катнашында «Елларны санамаучылар өчен» дигән бәйрәм чарасы узачак. 2 октябрьдә «Мәрхәмәтлелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар оешмасы белән берлектә «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класслар уздыру, 6 октябрьгә сәламәтлек көне (шахмат-шашка турниры, бочча, джакколо уеннары) планлаштырылган. Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә анда дәваланучы өлкәннәрне котлаячаклар.
Социаль һәм хезмәт активлыгын саклап калучы пенсионерлар өчен «Өлкәннәр һәм инвалидларны гомуми тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» технологиясен, «NEW форматында пенсионер» компьютер грамоталылыгы курсын тәкъдир итү оештырылачак.
Шәһәр предприятиеләрендә «Мәшгульлек хезмәтенең махсус программалары — пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарга» бердәм мәгълүмат көне узачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткән көннәрдә «Яшь гвардия» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар «Студентлар — өлкәннәргә» акциясе кысаларында пенсионерларга яшелчәләрне өйләренә илтеп бирүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев