Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада онытылган авылларның фоторәсемен җыялар

Алабугада "Алабуга ягының югалган авыллары" дигән исем астында фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителде.

Моның башлап йөрүчеләре - район башлыгы каршындагы Яшьләр иҗтимагый советы һәм "Юлдаш" балалар-үсмерләр туризм үзәге.
«Конкурска авыл үзе, авыл күренешендә кешеләр, клуб сурәтләнгән фотоларны җибәрүегезне үтенәбез. Ул чакта бәлки МТЗ да эшләгәндер. Фотога һичшиксез авыл турында язылган язма да теркәп җибәрелергә тиеш. Авыл нинди булган, кайчан төзелгән, нәрсәсе белән дан тоткан - һәммәсен да тасвирларга кирәк",-ди "Юлдаш" балалар-үсмерләр туризм үзәге директоры, бәйге инициаторларыннан берсе булган Камил Рәхмәтуллин.
Онытылган авыллар тарихын ул яшь туристлар белән 2003 елда өйрәнә башлый. 1991 елдагы картаны заманча карта белән чагыштырып карыйлар, хәзерге көндәге картада 20дән артык авыл юклыгын ачыклыйлар. Югалган авылларның фотосурәтләре 20 мартка кадәр кабул ителә. Иң яхшы эшләр мәктәп укучыларының "Алабуганың үткәне һәм хәзергесе" дип аталган фәнни-гамәли конференциясе һәм АМР авыл яшьләренең V форумы кысаларында фотокүргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Оештыручылар Салавыч, Каенлык, Игенче, Кутыр, Үтәгән, Моркваши һ.б. кебек авыллардан чыгучыларга бу конкурс кызыклы булыр дип ышаналар. Проект авторлары "Алабуга ягының югалган авыллары" атамасы белән брошюра чыгарырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев