Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Осталар ярминкәсе» ачыла

Ярминкә тантаналы рәвештә 17 апрельдә сәгать 12.00дә Ленин мәйданында ачылачак.

17 апрельдә сәгать 12.00дә Алабугада Ленин мәйданында тантаналы рәвештә «Осталар ярминкәсе» ачыла. 
Теләге булган һәркемне кул эшләнмәләрен сатып алырга чакыралар. Шәһәрнең социаль учреждениеләре үз товарларын тәкъдим итәчәк. Алар арасында Алабуга балалар йорты, психоневрология интернаты, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте бар.
Ярминкәдә «Хезмәт сөючәнлек йорты», «Бәхет йорты», «Зирәклек йорты», «Тәм-томнар йорты», «Сувенирлар йорты» кебек мәйданчыклар эшләр дип көтелә. Алар барлыгы 8 булачак.
Ярминкә дүшәмбедән кала көн саен узачак. Кул эшләнмәләрен сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X