Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада парк төзелеше ахырына якынлаша

Университет мәктәбе белән янәшәдә барган төзү эшләре әле тәмамланмаган, ә кешеләр бу ял урынына ияләнгән инде, балалар да үз иткән. 

− Паркны ачу — безнең өчен зур куаныч, хәзер көн дә шушында без, күршеләр белән аралашабыз, ничек тагын да матурлаганнарын күзәтәбез, − ди Елена Зыкова. 

Бу территорияне җәен төзекләндерә башладылар, аңа кадәр бу урын ташландыкка әйләнгән иде. Монда торучылар ял итәр урын булмаудан зарланды. Нәтиҗәдә, сакланып калган киртәне ремонтлап, буядылар, тротуарларга брусчатка җәйделәр, 13 ут баганасы урнаштырдылар, комлы ишегалды белән, спорт һәм балалар мәйданчыклары ясадылар. Хәзер универсаль спорт мәйданчыгын җайлыйлар, анда мини-футбол һәм баскетбол уйнарга мөмкин булачак. 

Боларның барысын 10 көндә төгәлләргә ниятлиләр. Бу эшнең беренче чираты гына, икенчесе киләсе елда башкарылачак. Тротуарлар төзүне дәвам итәчәкләр, ут баганалары урнаштырылачак, планда — койманы сүтү, паркка яңа эскәмия һәм чүп савытлары кую. Район башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән университет скверын төзәекләндерү буенча өч еллык программа кабул ителгән. 

Парк «Татнефть» гранты һәм муниципалитет чаралары хисабына төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев