Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пирамидаль тирәкләр утырталар

Бүген эшләр Яр Чаллы шоссесында бара.

Бүген Алабугада агач утырту башланды. Пирамидаль тирәкләр Яр Чаллы һәм Әйләнеч шоссесы юллары буенда утыртыла. 

«Алабуга» МИЗның «Huhtamaki» резиденты һәм «Профит Сервис» төзелеш компаниясе шәһәр өчен 1000нән артык пирамидалы тирәкләр үсентесен сатып алган. Мондый мәгълүматны Алабуга урманчылыгында бирделәр. 

«Үз эшчәнлегебезне күздә тотып, кайчагында без әйләнә-тирә мохиткә зыян салабыз, балансны торгызу өчен, Яр Чаллы шоссесы буйлап, шәһәргә кергәндә, 1000нән артык пирамидаль тирәкләр утырттык. Без шәһәребезнең һәрвакыт төзек, экологик яктан чиста булуын, безне һәм шәһәребез кунакларын матур яшел үсентеләр белән сөендерүен телибез», — ди «Профит Сервис» генераль директоры Сергей Горбунов. 

Шулай ук тиздән Мәрҗани урамында алмагачлар утыртылачак. 

Искәртеп узабыз, пирамидаль тирәкләр көчле тамыр системасына ия, бу агачлар мамык бирми һәм кешедә аллергия тудырмый. Пирамидаль тирәкнең уртача гомер озынлыгы 80 ел, аерым агачлар 300 елга кадәр яши ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X