Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пиротехника куллану өчен өч мәйданчык билгеләнгән

Бу – Шишкин буалары, 4нче микрорайон территориясендә Мәрҗани урамы буенча 8 йорт һәм Әйләнеч шоссесында урнашкан 35 йорт янындагы мәйданчыклар.

2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр ТР Министрлар Кабинеты карары белән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. 
Карар нигезендә пиротехника эшләнмәләреннән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча кайбер чикләү чаралары билгеләнгән.
Алабугада гражданнарга пиротехника куллану өчен өч мәйданчык каралган. Бу — Шишкин буалары, 4нче микрорайон территориясендә Мәрҗани урамы буенча 8 йорт һәм Әйләнеч шоссесында урнашкан 35 йорт янындагы мәйданчыклар. Билгеләп үтик, янгынга каршы махсус режим вакытында полиция һәм Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан патрульлек һәм билгеләнгән мәйданнардан тыш пиротехника әйберләрен куллану очракларын ачыклау буенча профилактик чаралар оештырылачак. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланганда, хокук бозучыларга гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев