Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Пушкин картасы» проекты тормышка ашырыла

Проект 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге гражданнар дәүләт хисабына бушлай төрле мәдәни чараларда катнаша алсын өчен булдырылган

Алабугада «Пушкин картасы» проекты тормышка ашырыла. Бу хакта шәһәр планеркасында мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкүрова сөйләде.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Пушкин картасы» яңа мәдәни проекты Россиядә 2021 елның 1 сентябрендә старт алды. 

Ул 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге гражданнар дәүләт хисабына бушлай төрле мәдәни чараларда катнаша алсын өчен булдырылган. Әлеге проект Алабуга районында да уңышлы гына гамәлгә ашырыла.

— Программага кушылу өчен, яшьләргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм виртуаль яки пластик «Пушкин картасы» алырга кирәк. Картадагы акчаларны «Мәдәният.РФ» сайтында һәм «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» мобиль кушымтасында тәкъдим ителгән һәм экспертларның махсус модерациясе узган мәдәни чараларга тотарга мөмкин. 2021 елда карта номиналы 3 мең сум тәшкил итте, 2022 елда бу сумма 5 меңгә кадәр артты, — дип сөйләде Юлия Шәкүрова.

Узган елда Пушкин картасын 5260 кеше алган. Кулланылган акчалардан төп сумма, ә бу 9 миллион сумнан артык, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында тотылган, шәһәр Мәдәният сараендагы чараларга 2 миллион сумга якын акча юнәлтелгән. «Пушкин картасы» проекты кысаларында муниципаль һәм гастроль чаралары да үткәрелгән.

Юлия Шәкүрова сүзләренә караганда, быел бу проект буенча эшләүче муниципаль мәдәният учреждениеләре санын дүрттән алтыга кадәр арттыру планлаштырыла. 1 февральдән кинотеатрларда «Пушкин картасы» буенча Россия кинематографы фильмнары күрсәтелә башлый. Алабугада аларны «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңартылган цифрлы кинозалы булган «Иллюзион» кинотеатрында карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X