Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һәр паркка эшчеләр һәм махсус техника беркетелде

Һәр парк һәм сквер өчен үз графигы төзелгән.

Техника сатып алу, паркларда һәм скверларда карны системалы рәвештә чистартуны оештыру турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роман Гурьев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2019 елның ноябреннән 2020 елның ноябренә кадәр кар чистарту өчен 8 өстәмә техника берәмлеге сатып алынган. Роман Гурьев ассызыклаганча, техниканың һәм юл эшчеләренең чыгу графигы, аларны һәр паркка һәм скверга беркетү графигы төзелгән. Юл эшчеләрен җәлеп итеп, бер паркны җыештыруга 50 минут чамасы вакыт кирәк булачак. «Адымнар Алабуга» мәктәбе, машина кую урыны һәм «Йорт янындагы бакча» скверы территориясендә кар чистарту өчен өч сәгатькә якын вакыт китә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, паркларда һәм скверларда кар чистартуга 20 юл эшчесе беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев