Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары сайланды

Алабуга муниципаль район Советының бу атнада үткән сессиясендә каралган сорауларның берсе райбашкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарын сайлау булды.

Моңа кадәр бу урында Айрат Шәмсетдинов эшләгән иде.

Депутаталар бертавыштан Михаил Ачаев кандидатурасын кабул итте. Михаил Ачаев кадрлар резервында торганга, вакансияле вазифаны алмаштыруга конкурс үткәрү кирәк булмады.

Яңа урынбасар Сәүдә идарәсе һәм муниципаль контроль, авыл җирлекләре белән эш секторы, архив бүлеге, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаментын җитәкләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев