Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район башлыгы гражданнарны кабул итте

Рөстәм Нуриевка 12 алабугалы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.

Танай тыкрыгында яшәүчеләр мондагы берничә йорт һәм Туганлык урамындагы йорт өчен үзәкләштерелгән су үткәрү үтенече белән килгәннәр. Район башлыгы бу мәсьәләне «Су каналы» белән бергә карап чыгарга һәм 50гә 50 хисабында түләү (яртысы — муниципалитетның, ә икенче яртысы — җирле халыкның акчалары) белән су үткәрергә тәкъдим итте. 

Казан урамындагы 95а йортта яшәүче Татьяна Елизованы йорты ишегалдында кәрәзле элемтә каланчасын кую мәсьәләсе борчый. Хатын-кыз фикеренчә, ул радиация фонында чагылыш алып, кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Фикер алышу барышында район башлыгы каланчаны халык өчен куркынычсыз ераклыкка күчерергә кушты.

Тагын бер алабугалы Ирина Русских «Университет мәктәбе» янындагы паркны төзекләндерүне сорады. Хатын-кыз сүзләренчә, җәй айларында анда яшьләр җыела һәм чүп-чар ташлый, шулай ук парк территориясенә ауган агачлар өелә, аны чыгарырга кирәк. Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, киләчәктә мәктәп янындагы территория төзекләндереләчәк. Сүз уңаеннан, быел ябык бассейн төзелеше башланачак.

Тынычлык проспекты, 14а адресы буенча урнашкан тулай торакта яшәүче алабугалы Ирина Филимонова коммуналь хезмәтләр өчен югары түләтәләр, ә яшәү шартлары түләгән бәягә туры килми, дип шикаять итте. Шулай ук аны тулай торакка капиталь ремонт ясалмау да борчый. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә килгәндә, идарәче компания вәкилләре бу мәсьәлә буенча аңлатмалар бирергә вәгъдә итте. Ә тулай торак күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау планына кертү мөмкинлеге булу белән төзекләндереләчәк.

Шәһәрчек урамындагы 7 йортта яшәүче Алена Кормильцева район башлыгына кабул итүгә берничә тапкыр килгән. Ул фатирдагы батареяларның җылымса гына булуына зарланды. Хатын-кызның мәсьәләсе өйрәнелде һәм хәл ителде. Алена Александр кызы Рөстәм Нуриевка күп еллар эчендә беренче тапкыр аларның йортында чын-чынлап җылы булуы өчен рәхмәт белдерде. Халык соравы буенча, әлеге йорт 2022-2023 елларда капиталь ремонт программасына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X