Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район башлыгының кабул итүендә хоккей мәсьәләсе хәл ителде

Ата-аналар кемгә генә мөрәҗәгать итмәде, ахырда район башлыгына барып җиттеләр.

«Күнегүләр үткәрү мөмкинлеген саклап калырга ярдәм итегез», − Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев янына 2010 елда туганнардан җыелган «Серебряные волки» командасының ата-аналар комитеты вәкилләре шундый гозер белән килгән. 
− Балаларыбыз хоккей белән 5 яшьтән шөгыльләнә. Узган сезон тәмамланганда безгә, командада балалар саны кыскару аркасында, күнегүләр туктатыла дип хәбәр иттеләр, − дип сөйли Ләйсән Зотина.
Аның сүзләренә караганда, бернинди башка юл да күрсәтмәгәннәр, югыйсә алардан бер елга олыраклар белән шөгыльләнү мөмкинлеген карап булыр иде. Ата-аналар кемгә генә мөрәҗәгать итмәде, ахырда район башлыгына барып җиттеләр.
Кабул итү барышында райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина аңлатуынча, проблема хәл ителгән. Балалар өчен беренче башлангыч хәзерлек төркеме оештырылган, анда 15 хоккейчы шөгыльләнә. Мәктәп штатына яңа тренер алганнар. Алар расписание буенча шөгыльләнәчәк. 
Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, хәзер яшь хоккейчылардан нәтиҗә көтәләр.
− Рөстәм Мидхәт улы булмаса, күнегүләр вакытында түккән көч, бөтен тырышлык юкка чыгар иде. Хәзер балалар бик бәхетле. Шөгыльләргә теләп йөриләр, "Алтын алка"га әзерләнәләр, − ди Ләйсән.
Бу көнне юл һәм җир мәсьәләсенә караган сораулар да булды. Янгыннан зыян күргән Кобелевлар гаиләсенә ярдәм күрсәтергә карар кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X