Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район газеталары «Әбунәче көне» үткәрде

«Әбунәче көне» бу юлы Тынычлык проспектында урнашкан 3нче почта бүлегендә үтте.

Беренчеләрдән булып, газетага язылырга Ольга Нещеретняя килде.
− Район газетасын күптәннән яздырам, төгәлрәк әйтсәм, 1967 елда Алабугага күчеп килгәннән бирле... Ишегалларын төзекләндерү турында кызыксынып укыйм, − диде ул.
Безнең газеталарны яздыручыларны ул көнне көтелмәгән бүләк — оттырышсыз лотерея каршы алды. Ольга Нещеретняя, мәсәлән, су фильтры отты.
Икенче әбунәчегә, Зөлфирә Гариповага, мичтә пешерү өчен савыт эләкте. 
− Район газетасын гаиләбез белән укып барабыз, − диде ул.
Яшьләр дә күренә. Андрей Рожин якыннарына бүләк ясарга уйлаган.
− Әбием һәм бабамны газетага яздырырга килдем, − ди.
Андрейга лотереяда шикәр савыты чыкты.
Укучыларыбыз өчен газетабыз ышанычлы дус һәм дөрес мәгълүмат чыганагы булыр дип өметләнәбез.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев