Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада районның социаль-икътисади үсеше һәм аның перспективалары турында фикер алыштылар

Алабугада мондый киңәшмә ел саен үткәрелә.

Очрашу барышында шәһәр һәм район предприятиеләре вәкилләре ТР Икътисад министры урынбасары Олег Пелевинга һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллинага үзләренең җитештерүчәнлеге, быелгы икътисади күрсәткечләре, шулай ук киләсе елларга фаразлары турында сөйләделәр.
Шулай итеп, барлык предприятиеләр вәкилләре илдәге эпидемиологик хәлнең аларның җитештерүенә сизелерлек йогынты ясавын билгеләп үтте. «Алабуга Сөте» ААҖендә бу аеруча сизелмәсә дә (аларның җитештерүе үзизоляция вакытында туктатылмаган), «АлАЗ» кыенлыклар кичерә.
«Март ахырыннан предприятиеләр эшләми торды. Безнең чит ил товарлары белән тәэмин итүчеләребез бар — Италия, Төркия, алар әле хәзер генә китерүне яңарттылар. Төзелеш эшләре вакытында кулланыла торган машиналарга ихтыяҗ бар, әмма бездә состав өлешләре юк иде, шуңа күрә без аларны җыя алмадык. Безнең сегментта 55-65 процентны алып торган махсус нефть техникасына килгәндә, аның буенча кыенлыклар бар. Бөтен Россия буенча нефть чыгаруның 22 процентка кыскартылуы сәбәпле, бик күп скважиналар туктатылган, һәм техника сатып алырга теләгән тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар хәзер аннан баш тарта. Безгә техниканы үзгәртеп корырга туры килде. Икенче яртыеллыкка фаразлар яхшырак», — дип сөйләде предприятие вәкиле.
Әлбәттә, мондый вәзгыять хезмәткәрләрнең хезмәт хакына да йогынты ясамый калмады. Күпләр җитештерүнең туктатылып торуы һәм 4 көнлек эш атнасы аркасында керемнәренең бер өлешен югалтты.
«Эссен Продакшн АГ» компаниясе, киресенчә, производствода уңай динамиканы билгеләп үтте. Әмма, елның беренче яртысында компания продуктларына ихтыяҗ зур булса да, көз көнен бераз борчылып көтәбез, дип белдерде предприятие вәкиле. Аеруча зур кыенлыкларны алар арендага бирелгән сәүдә объектлары ябылуга бәйле рәвештә кичергән.
Шулай ук үз докладларын пыяла сүсе һәм гигиена кәгазь продукциясе җитештерү предприятиеләре тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, нинди дә булса фараз формалаштыру өчен республиканың икътисади күрсәткечләрен тулаем карарга һәм, моннан тыш, хезмәткә түләү фонды темасына аерым фикер алышырга карар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев