Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада рейд барышында тәртип бозулар белән 11 автобус ачыкланган

15 гыйнварда Алабугада "Тоннель" рейды узды.

Рейд “Алабуга-Гари-Абалач” автомобиль юлының 6нчы чакрымында узды. Рейд барышында барлыгы 21 закон бозу очрагы ачыкланды, шуларның 11е – автобусларда. Әйтик, бер хокук бозу иминият полисы белән бәйле булган, ике машина йөртүченең документлары юк. Җиде транспорт чарасының дәүләт номерлары укылмый торган булган. Шулай ук пассажирлар саны нормадан артып киткән автобус туктатылган. Калган хокук бозулар – каешлар, тахографлар һәм ут приборларының төзек булмавы. Чара барышында ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән, машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев