Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Россия студентлары көнен билгеләп үттеләр

Безнең шәһәрдә бишенче ел рәттән КФУның Алабуга институты, медицина училищесы, политехника көллияте, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары өчен гомумшәһәр бәйрәм оештырыла.

Анда егет-кызлар үзләренең уку йортларын тәкъдим итәләр һәм бергәләшеп күңел ачалар.

Бәйрәм кунакларын котлау сүзләре белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина Алабуганың барлык студентларына актив һәм нәтиҗәле эшләре, безнең районның барлык чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 
Котлауларга шәһәрнең уку йортлары вәкилләре дә кушылды.

Бәйрәм Алабуганың иң яхшы Татьяналарын хөрмәтләү белән дәвам итте. Аларның бу көнне икеләтә бәйрәме булды − алар Студент көнен генә түгел, ә исем бәйрәмен дә билгеләп үттеләр. 

Ә бу вакытта студентлар туңмасын өчен, алар өчен флешмоблар оештырылды. Шулай ук студентлар өчен чәй һәм тәм-том әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев