Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Сабантуй 4 июньдә, район авылларында 5 июньдә үтәчәк

Бу милли бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды инде. Шишкин буалары әлегә кадәр су астында кала бирә, шуңа күрә үткәрү урыны әлегә анык билгеле түгел.

Буалардан су киткән очракта да, җир кипсенгә вакыт кирәк. Милли ишегалларын һәм сәүдә рәтләрен урнаштыруның вариантлары карала.

Быел ипподромда сәгать тугызда башланып китәчәк ат чабышына махсус игътибар бирергә уйлыйлар, чөнки ул бәйрәмнең төп тамашаларыннан берсе. Бәйрәмнең үзен Яшьләр стадионында 11.00 сәгатьтә башларга планлаштыралар. Тагын бер яңалык: быел Алабугада кичке Сабантуй булмаячак. Оештыручылар моны кичке якта бәйрәмгә халыкның аз килүе белән аңлата.

Әйтергә кирәк, алабугалыларга Сабантуйга бүләкләр әзерли торырга була, май ахырында микрорайонарда бүләк җыю оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев