Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак

Быел, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, вакцинацияләү аеруча мөһим.

26 августтан Алабугада прививка ясау кампаниясе башланды.
Барлыгы 8530 доза «Совигрипп» һәм 2800 доза ФЛЮ-М вакцинасы кайтарылган. Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен вакцина әлегә китерелмәгән. Бу хакта шәһәр планеркасында «Үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин хәбәр итте. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, гриппка каршы прививканы 13 сентябрьдә сайлау участокларында да ясарга мөмкин булачак.
− Сайлау участокларында вакцинация үткәрү планлаштырыла, моның өчен шәһәр буенча 10 нокта билгеләнгән − мәктәпләрдә, шәһәр Мәдәният йортында, «Иллюзион» кинотеатрында, КФУның Алабуга институтында. Җирлекләрдән − Морт, Костенеево авылларында һәм, мөмкин булганча, фельдшерлары булган тагын 11 авыл җирлегендә ФАПларда, — диде табиб-эпидемиолог.
Быел, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, вакцинацияләү аеруча мөһим, дип ассызыклады Азат Гайсин.
— Грипп эпидемиясе һәм коронавирус пандемиясенең бер үк вакытта ничек узачагын һәм 2021 елда Алабуга районы сәламәтлек саклау өлкәсенә нинди катлаулы бурычлар белән очрашырга туры киләчәген беркем дә белми. Әгәр хәзер массакүләм вакцинация үткәрсәк, бу район халкының сәламәтлеген һәм кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев