Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сайлауларда тавыш бирүнең өченче көне уза

Алабугалылар иртәдән үк актив тавыш бирә.

Шәһәребездә сайлауларда тавыш бирүнең өченче көне уза. Алабугалылар иртәдән үк актив тавыш бирә.
Виктор Иванов 1391нче санлы сайлау участогына ачылганчы ук килгән. Аның сүзләренчә, ул әле генә эштән кайткан һәм ошаган кандидат өчен тавыш бирергә килгән.
— Мин һәрвакыт сайлауларда тавыш бирергә йөрим,чөнки бу минем гражданлык бурычым, — ди ул.
Участок ачылуга ук Филипповлар гаиләсе дә килде. Аларның сүзләренә караганда, сайлаулар көне алар өчен һәрвакыт бәйрәм.
— Сайлауларның берничә көн баруы бик уңайлы. Алдагы көннәрдә без бакчада булдык, ә бүген иртән буш вакыт булуга, участокка килдек. Хәзер тавыш бирәбез һәм янә үз эшләребез буенча китәбез, — ди Магдалина Яковлевна.
Билгеләп үтик, барлык участокларда да саклык чаралары күрелә. Тавыш бирүгә килүчеләрнең температураларын үлчиләр, битлек, перчаткалар һәм шәхси ручка тапшыралар. Теләгән кешеләр кулларын антисептик чара белән эшкәртә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев