Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шимбә өмәләре нәтиҗәләре буенча 150 куб чүп чыгарылган

Чараларда 1 мең 700дән артык кеше катнашты.

Алабугада шимбә өмәләре нәтиҗәләре буенча 150 куб чүп чыгарылган. Өмәләрдә 1 мең 700дән артык кеше катнашты. 
Алар — бюджет учреждениеләре, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре, шулай ук эре предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре. Өмәдә катнашучылар шәһәрнең үзәк урамнарында, парк һәм скверлар территорияләрендә чүп-чар, шулай ук коелган яфракларны җыйдылар. Иң актив катнашучылар: Мәгариф идарәсе һәм аларга караган уку-укыту учреждениеләре, Финанс-бюджет палатасы, район һәм шәһәр башкарма комитетлары, Алабуга политехника көллияте, Үзәк район хастаханәсе, «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ, Алабуга су каналы, «Алабуга азык-төлек комбинаты» ЯАҖ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев